Сабантуйлар җитә, сабантуйлар!Чаң сугыгыз — авыл уянсын!

Бу кызык!
1K

Татарстан Республикасы указы нигезендә, 8-9 июнь көннәрендә авыл җирлекләрендә, район үзәкләрендә (республика шәһәрләрен дә кертеп) милли бәйрәм – сабан туе үтәчәк.

Сабантуй бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Авыл төркемнәрендә сабантуй афишалары күренгәли.

“Сезнең җирлектә сабантуйга нинди артист килә?” – мөгаен, соңгы елларда бәйрәм алдыннан халык арасында иң еш яңгыраган сорау шушыдыр.

Гадәттәгечә, һәр җирлек аягын юрганына карап суза, ягъни халыкка бәйрәм матди мөмкинлектән чыгып оештырыла. Быел да юмарт иганәчеләре булган авылларның Сабантуй мәйданын популяр артистларның чыгышы бизәячәк. Бәйрәм сәхнәсенә Актанышның мәдәният хезмәткәрләрен чакырган җирлекләр дә бар.

Сабантуй бәйрәмен, үзебез дә сизмәстән, йолдызлар концертына әверелдереп бетердек. Бер авыл башлыгы әйткәндәй, халык хәзер артист чакыруга ияләнде — гади, авылча сабантуйны кабул итәргә теләми.

Ә бит юкса, Актаныш районы җирлекләрендә бәйрәмдә ут уйнатырлык мәдәният хезмәткәрләре дә, үзешчәннәр дә җитәрлек. Рәхәт итеп, авыл кешеләренең үзләрен бәйрәм күрке итә торган, кайткан кунакларны гармунга җырлата торган сабантуйларны менә шулай әкрен генә онытырбыз микәнни, хөрмәтле дуслар? Аның шулары кадерле иде бит соң!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ЮГАРЫ ТИЗЛЕКЛЕ ИНТЕРНЕТ: Сезгә чират кайчан җитәр?
ХАЛКЫҢ СУГА СУСАУМЫ ӘЛЛӘ, АВЫЛ?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!