Элек суга йөргән чишмәне күреп кайтыйк, дип киткән идек — чишмә урынында плотинага юлыктык. Чишмәнең чип-чиста суын буганнар да, ике тау арасына буа ясап куйганнар. Кемнәр дисезме? Кондызлар! (Бобр дисәк, күбрәк аңлашыладыр, мөгаен).
Гаҗәәәп! Уңганлыклары белән хәйран итә бу җанварлар!
Буа тирәсен аударылган каен, усак агачлары әйләндереп алган. Буа буарга кондызлардан өйрәнәсе икән — кеше кулы белән эшләнгән, диярсең: буган урын буйдан-буйга балчык белән сылап чыгылган.
Кондызлар сулыкларның чисталарын гына үз итә дигәнне ишеткән бар. Шәһәрләшкән халык чишмә суын кулланмый башлагач, чишмәгә кондызлар ияләшкәнгә гаҗәпләнәсе түгел, димәк…