Бал аерту чоры – җәйнең иң тәмле вакыты. Умартачылар тырышып-тырмашып ел буе тир түккән хезмәтенең җимешен җыя. Быел бал уңышы җитәрлек.
Бал алучыларга киңәшләр:
*чын бал кашыктан тиз генә төшми. Бер аш кашыгы бал алып, аны тиз генә әйләндереп карагыз, бал акмаячак, ә кашыкка чорналачак.
* бал салынган савытка кашыкны батырып алыгыз да, чыгарганда, ничек агып торганын күзәтегез. Сыйфатлысы тасмалап агып, тау булып өеләчәк, ә өстендә куык барлыкка киләчәк.
*чын бал сыек һәм кристаллашкан була. Кристаллашу вакыты төсеннән һәм, саклану температурасыннан да тора.
*ипи кисәген 10 минутка балга салып карагыз. Чын балда икмәк ката, ә ялганында йомшарачак. Бу балга шикәр сиробы кушылган дигән сүз. Чын балда су тамчы да юк.
*кәгазь кисәгенә бал тамызып, яндырып карагыз. Чын бал янмый, эреми һәм коңгырт төскә керми. Бары бал тирәсендәге кәгазь генә яначак. Әгәр дә инде бал эри икән, кортларга шикәр сиробы ашатканнар, коңгырт төскә керсә, шикәр комы кушканнар.