1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән, дуслар! Бу көн барыбызның да тыныч тормышка, иминлеккә һәм бәхеткә омтылуын гәүдәләндерә. Тыныч һәм тырыш хезмәт кенә тотрыклы һәм имин тормышны, зур планнарны һәм изге ниятләребезне гамәлгә ашыруны тәэмин итә ала.
Тормыш сезнең алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачсын. Аларны тулысынча куллана алуыгызны телибез, туган җирдә яшәргә һәм иң яхшы шартларда эшләргә язсын, ә тормышыгыз көннән-көн җайлансын һәм бәхетлерәк булсын.
Сау-сәламәт булыгыз, яз кәефе һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар сезгә!