Бриллиант туй – ул 60 ел уртак язмыш, уртак гомер. Бу туй алмаз туй дип тә атала. 60 ел бергә бәхетле гомер итү — ул иң кыйммәтле, затлы асылташ — бриллиантка, алмазга тиң гомер. 60 ел гомерен кулга-кул тотынып үткән гаиләләр, чыннан да, зур хөрмәткә лаек.
Бурсык авылында гомер кичергән Сания белән Фәнис РӘХИМОВлар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, үзләренең алмаз туйлары уңаеннан, район җитәкчелеге тарафыннан котлаулар кабул итте.
Моннан алтмыш ел элек тергезелгән гаилә учагының җылысы бүген инде өч баланы гына түгел, кияү-киленнәрне, онык-оныкчыкларны да җылыта. Бүген дә алар газизләре өчен ныклы терәк булып, парлы гомер кичерә.
Рәхимовларның алмаз туйлары, күпләргә үрнәк булып, буын тарихында кадерле урын алыр һәм тарихның бу бите, һичшиксез, нәселдән-нәселгә тапшырылып барачак.