Пучы җирлегеннән элемтәгә чыктылар. Халык бик борчулы, дип башлады райондашыбыз үз сүзен. Баксаң, пучылылар арасында, быел сабан туе булмый икән, дигән имеш-мимешләр таралган. Сәер. Юкса, җирлектә “Әнәк” агрофирмасы, Нур Баян исемендәге җәмгыять эшләп килә, кыр батырлары, алны-ялны белми, басуда хезмәт куя. Димәк, җирле халыкның Сабантуй үткәрергә тулы хокукы бар. Аннан килеп, ничек инде үз җирендә икмәк иккән авыл кешесе милли бәйрәмнән – Сабантуйдан мәхрүм кала алсын ди?
Гомумән, соңгы арада Пучы җирлеге яңарыш кичерә. Ун ел дәвамында җирлек белән җитәкчелек иткән Нияз НУРТДИНОВ урынына узган атнада гына яңа кеше билгеләнгән. Сабантуйга кагылышлы вәзгыятькә ачыклык кертү өчен без нәкъ менә яңа җитәкче — Фәрит ФӘЙЗУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
Фәрит әфәнде кеше теленә кергән бу яңалыкны, ишетү белән, кире кагар дигән идек – алай булып чыкмады.
— Сабантуй буенча төгәл мәгълүмат чәршәмбе көнне булачак. Әлегә бернинди информация дә юк. Информацияне алдан бирү дөрес түгел. Йә була, йә юк дип әйтү дә дөрес түгел, — диде ул.
Шушы җирлектә яшәгән кеше буларак, Фәрит ФӘЙЗУЛЛИНнан Сабантуй бәйрәменә карата шәхси фикерен дә сорап караган идек – җавап шул ук мәгълүмат юклыкка кайтып калды.
— Минем эшли башлаганга өч-дүрт кенә көн, анда (Сабантуй мәсьәләсендә – АМ) мине гаепле итеп куйдылар – минем гаебем юк, — дип тә өстәде ул.
Димәк, хөрмәтле Пучы җирлеге халкы, бергәләп чәршәмбене көтәргә кала. Һәрхәлдә, җирлектә Сабан туен үткәрүне бер генә кеше хәл итми – аның өчен район җитәкчелеге, шушы җирлек территориясендә иген иккән хуҗалык, җирле депутатлар составы һәм, әлбәттә, халык үзе бар.
Район җитәкчелеге дигәннән, бу мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Илшат ГАБДЕЛХӘЕВнең фикерен дә белешмәкче идек – кызганычка каршы, район башлыгы урынбасары массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бик “сайланып” кына сөйләшә, күрәсең. Әллә үз сүзенә үзе ышанмый, әллә үз өстенә җаваплылык алырга курка – аңламассың…