Айназ – өлешчә мобилизациягә эләгеп, Актаныш районыннан махсус хәрби операциягә озатылган дистәләгән егетләребезнең берсе. Үзенең Ватан алдындагы бурычын райондашыбыз 2013-2014 елларда үтәгән – армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Тик менә тугыз елдан соң кабат солдат итекләре киярмен дип бер дә уйламагандыр Айназ АРСЛАНОВ. Кигезделәр… Кулга чын корал тотарга да мәҗбүр итте Украинадагы хәлләр.
— Күңелдә барыргамы, юкмы дигән сорау тумады да кебек. Барырга булгач, барырга! Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, башта, билгеле, бөтенләй ышанмадым. Курку, каушап калу, ситуацияне кабул итәргә теләмәү, кая китәсен тулысынча аңлап бетермәү – барысы бергә буталгандыр инде ул чакта. Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар бит – армия сафларында хезмәт иткәч, бармый калып булмый, — ди Айназ. — Сугыш анда түгел, ә менә монда – бездә башланган булса? Мин әти-әнинең, сеңлекәшләрнең, якыннарымның сугыш эчендә яшәвен һич кенә дә теләмәс идем. Сугыш – ул бик куркыныч нәрсә. Армия белән махсус хәрби операцияне чагыштыра торган да түгел. Армия – ул балалар бакчасында уен уйнаган кебек кенә. Ә “тегендә” ….
“БЕЗ БАЛАЛАРНЫ СУГЫШ ӨЧЕН ҮСТЕРМӘДЕК…”
Сиздермәскә тырышып, кул аркасы белән күз яшьләрен сөрткән ир уртасы — 54 яшьлек Айрат абый АРСЛАНОВның бу сүзләрен ишеткәч, бүгенге хакыйкатьнең ачы тәме бугазга төер булып утырды. Замана, диген… Әтиләр улларын сугышка озата. Балаң ут эчендә йөргәндә, тыныч күңел белән яшәп кара син!
— Тарих кабатланып тора, дисәләр дә, үз балаңны сугышка озатудан да авыр нәрсә юк икән! Билгесезлек, иге-чиге булмаган уйланулар һәм көтү… Һәр яңа көн туган саен газизеңнән хәбәр көтү… Без бит балаларны сугыш өчен үстермәдек! Сугыш безнең буынга туры килмәде, тик балаларыбыз өлешенә язган икән. Менә шунысы йөрәкне телә. – Карашын еракка төбәгән Айрат абыйның күзләрен яшь элпәсе каплый. Шөкер, бүген сөенечтән елый ул…
Аның 29 сентябрь иртәсендә Актаныштан өлешчә мобилизация кысаларында “тегендә” озатылган улы Айназ АРСЛАНОВ 14 май көнне туган авылы Иске Богадыга кыска вакытлы ялга кайткан. Нибары ике атнага.
ӨЙГӘ КАЙТУ — 15 КӨНЛЕК ТӨШ КЕБЕК КЕНӘ
Махсус хәрби операциягә озатылган Айназ белән Актанышның Җиңү паркында төгәл 200 көннән соң очраштык. Җиде ай элек шушыннан озатканнар аны. Ул вакытта җиһанда яңгырлы көз иде… Бүген язның кыл уртасы – алмагачлар шау чәчәккә күмелгән иң матур мәл… Берара сүз ялганмый торды. Егет мөккибән китеп тынычлык “тавышын” тыңлады кебек. (Сәер, тынычлыкның үз тавышы бар икән – аны фәкать “тегеннән” кайтканнар гына ишетәдер, мөгаен).
— Сугыш кешене үзгәртә, диләр, Айназ. Син дә үзгәрдеңме?
— Үзгәрдем. Тормыш кадере артты. Сугышны күргәч, тынычлыкның нинди зур бәхет икәнен аңлыйсың икән. Яшәү кадере дигән төшенчә барлыкка килде. Тыныч тормышта, тыныч итеп яшисе килә – теләк тә, хыял да шушы гына.
— Киткәндә, озакка дип уйладыңмы? Чынбарлыкны аңлау, аны кабул итү кайчан килде?
— Озакка киткәнне аңлау тора-бара, “тегендә” эләккәч кенә, сугышны үз күзләрем белән күргәч кенә килде. Барыбер күңелдә мин кайчан да булса якыннарым янына кайтачакмын дигән өмет бар иде. Менә кайттым.
— Кире китәсең килмәсә?
— Монда калырга минем хакым юк! Кыска вакытлы ялга чират нигезендә җибәрәләр. Өйләренә бездән алданрак кайтып киткәннәрнең килүен дүрт күз белән көттек. Алар килгәч, чиратның безгә җиткәнен беләбез бит. Безне дә шулай көтеп торалар. Китәргә кирәк булачак!
— «Ни өчен без?» дип уйлаган чаклар булдымы? Армиядә хезмәте итмәгән булсам, махсус хәрби операциягә җибәрмәсләр иде дигән уйлар бармы?
— Бәлки, йөрәкнең берәр почмагында андый “обида” булгандыр баштагы мәлдә. Хәзер юк. Язмышка шулай язылгандыр инде. 20 яшемне армиядә каршы алдым. 30ымны инде “тегендә” каршы алырга туры килде. 40 яшьтә кайда булырмын…
— Ничә кеше, ничек кайттыгыз?
— Актанышка минем белән бер көнне кайтучы булмады. Татарстанга алты егет кайттык, ике такси яллап. Татарстанга якынайган саен, дулкынлану арта, күңел тула. Татарстанда һава да икенче төрлерәк бугай – күкрәк тутырып сулыйсың аны, рәхәт итеп. Өйдә ничек көткәннәрен уйлыйсың, очрашу мизгелләрен күз алдына китерәсең, шушы ике атнага планнар төзеп куясың…
— Сагындырганмы?
— Әлбәттә! Әти-әниләр, сеңлекәшләр, туганнар хакында әйтеп тә тормыйм. Бөтен нәрсә сагындырган! Эт белән песигә кадәр сагындырган, ышанасызмы? Төшләргә керәләр! Туган авыл урамы, йорт тәрәзәләре – барысы да кадерле икән. Элек тынычлык сүзенең мәгънәсен аңламаганбыздыр инде. Монда таңнар тыныч ата икән! “Тегеннән” кайтканга ышанып та бетмәдем әле. Төш күрәмдер кебек. 15 көнлек төш.
— Кайту белән менә шуны эшлим, дигән берәр хыялың бар идеме?
— Балыкка төшәсем килә (елмая). Бездә кармакка эре-эре балыклар эләгә бит. Дуслар белән очрашып алырга планлаштырабыз, тиздән тагын бер авылдаш егетем кайта. (Иске Богады бирлегеннән махсус хәрби операциягә 6 егет озатылган — АМ). Үзем укыган Актаныш технология техникумы укытучысы Рөстәм абый МУСИНны күрәсем килә. Ул безнең белән элемтәне саклый – рәхмәт аңа.
— Авыл егете булгач, кинәнеп сыер көтүе көтеп китәргә дә җитешәсеңдер әле?
— Анда да электропастух көйләгәннәр…
КИНОНЫ ПЛАНЛАШТЫРЫП ТӨШЕРӘЛӘР, Ә МОНДА…
30 яшьлек егетнең күз карашыннан “тегендәге” тормышның чагылышын күрергә омтылып карыйм. Ул йөзен читкә бора… Кайбер сорауларга җавап биргәнче, тамагындагы төерен йөтып җибәргәне сизелә. Тиле яшьлек, матур кызлар, киләчәккә якты хыяллар хакында сөйләшеп утырыр яшьтә сугыш турында сөйләшәбез. Авыр…
— Айназ, син булган җирдә чын сугыш хәрәкәтләре барамы? Кинолардан күрсәткән сугышмы ул?
— Анда стрелковый сугыш түгел, артиллерический снаряд, бомбалар төшә. Без кечкенә чакта сугышлы уйный идек. Кулга чынлап корал аласы булыр, кинолардан гына күреп белгән сугыш хәрәкәтләрендә берәр кайчан үземә дә катнашырга туры килер дип уйламаган идем. Чын сугыш кинодан аерыла икән. Киноны бит уйлап, планлаштырып – аның ахыры ничек тәмамланасын белеп төшерәләр. Ә монда бөтен нәрсә Аллаһ кулында. Без бүген бар, иртәгә булмаска мөмкинбез…
— Син үзеңне үлем белән күзгә-күз очраштым дип саныйсыңмы?
— Булды инде. Бөтенесен дә сөйләп булмый бит аның. Якында гына снаряд шартлаган вакытлар булды. Бергә йөргән иптәшләрне, танышларны югалтырга туры килде. Аллаһ саклый торгандыр — кайттык бит.
— Догалар беләсеңме?
— Бисмилланы һәрчак кабатлыйм. Ә болай яттан догалар белмим. Мин мәктәптә дә укырга, шигырь ятларга яратмадым. Әмма дога язылган кәгазь түш кесәсендә — йөрәк янында йөри. Вакыт-вакыт укып алам. Ышаныч арта, яшисе килү теләгенең көче ярдәм итә.
— Яшәү шартлары ничек?
— Җир асты, блиндаж. Беренче мәлдә окоплар да юк иде әле. Аларын да үзебез казыдык. Анда бөтен нәрсә, беренче чиратта, синең куркынычсызлыкны тәэмин итү максатын күздә тота. Анда уңайлык хакында уйламыйсың…
— Туклану ягы ничегрәк? Тамак туямы?
— Провизияне (продукция) өч көнгә бер алып киләләр. Безопасный территория булмагач, техниканы бик йөртмиләр, ягъни әзер ризык көн саен килми. Калдырылган продукциядән һәр подразделение үзе ашарга пешерә. Бер блиндажда 5-6 кешелек группа торса, арадан берәү ашарга пешерә. Тамак туя. Алай ач йөргән юк.
— Халыктан җыеп җибәрелгән адреслы гуманитар ярдәм сезгә килеп ирешәме?
— Әйе, ярдәм килә. Без аны алабыз. Мәктәпләрдән дә килә. Укучылар безгә атап открыткалар сала, хатлар яза – менә шулар күңел катудан саклый бугай инде. Шул хатларны укыгач, күңел йомшара. Такталчыктан, Чалманараттан килгәне булды андый хатларның. Берсен дә ташламыйбыз. Коробкага җыеп барабыз. Үзебезнең яктан килгән булгач, алар аеруча кадерле.
МОНДА ТУГАНЛЫК ХИСЛӘРЕНЕҢ КАДЕРЕН АҢЛЫЙ БАШЛЫЙСЫҢ
Айназ кечкенә чакта ук ятимлек ачысын татырга өлгергән — җиде яшьтә әнисез калган ул. Шуңа күрә туганлык хисе кадере аның өчен аеруча зур. Әтисе Айрат абыйның икенче гаиләсендә ул өч сеңлесенә яраткан олы абый. Очрашуга да сеңлесе Энҗе белән кулга-кул тотынышып килде. Җиде ай эчендә телефон элемтәсе аша иң еш аралашкан кешесе дә — Энҗе.
— Анда туганлык, дуслык хисләре ныгыймы?
— Ныгый! Бөтенләй таныш булмаган егетләр белән туганлашып бетәсең, аларның ярдәмен тоясың. Аеруча Әлмәт ягындагы егетләр белән якын мөнәсәбәттә мин. Хәрби дуслык дигән төшенчә бар һәм аңа таянырга була.
Өйдәгеләр белән телефон аша хәбәргә чыгып торабыз. Бер шалтыратудан гына чыгып булмый, әллә ничә җыярга кирәк. Һәр көн саен элемтәгә чыгарлык мөмкинлек бар. Сөйләшәбез, яңалыкларны белеп торабыз. Алып кайтып җирләнгән егетләр турында да ишетәбез. Алар да шушы җирдә йөргән бит инде дип, йөрәк сыкрап куя. Өй белән элемтә булгач, барыбер тыныч.
Сөйләшүгә Энҗе кушыла:
— Баштагы мәлдә ике айлап бернинди элемтә дә булмады. Абыйны югалттык. Төшенкелеккә бирелә башладык. Ул вакытларны искә төшергәч, хәзер дә авыр. Миңа аның тавышын ишетеп торырга кирәк! Иң якын кешем бит ул минем, — дип, Энҗе абыйсының кочагына сарылды.
Кайтканының икенче көнендә үк Айназ хәрби комиссариатка – исәпкә басарга килгән. Бөтен җиһанны сагынып кайткан егетне озак тоткарларга ярамаганын аңласам да, сорауларымны биреп калырга ашыгам. Сәламәтлеккә, хәрби киемгә, хәрби әзерлеккә кагылышлы сорауларның берсенә дә тискәре җавап ишетелми: “Барысы да тәртиптә. Җитеп бара. Зарланырлык түгел!”
АКЧА ТУРЫНДА БӨТЕНЛӘЙ УЙЛАМЫЙСЫҢ
— Айназ, беркемгә дә сер түгел: махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүчеләр ай саен хезмәт хакы ала. Акчаны вакытында түлиләрме?
— Әйе, хәзер түләү белән бер тоткарлык та юк. Башта данныйлар дөрес булмау сәбәпле, сирәк кенә тоткарлыклар булды. Хәзер бар да тәртиптә. Көннеке көнгә күчеп бара. Хезмәт хакын өйдәгеләргә җибәрү мөмкинлеге дә бар, кирәк-яракка да тотабыз.
— Тыныч тормышта хезмәт хакың күпме иде?
— Мин Актаныш технология техникумында укып, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Сезонлы эштә йөзәр мең хезмәт хакы алган чаклар булды. Болай 30-40 мең сум чамасы. Җитә иде, зарланмыйм. Ул вакытта, иң мөһиме, ирек, тынычлык бар иде. “Тегендә” акча турында бөтенләй уйламыйсың. Просто беләсең: син монда чакта, сиңа хезмәт хакы түләнә…
УЛ ИСӘН-САУ ӘЙЛӘНЕП КАЙТЫРГА ВӘГЪДӘ БИРДЕ
Буыннар алмашын тәэмин итәргә яратылган ата белән ул басып тора. Киләчәк кенә томанлы. Томан артыннан менә-менә кояш чыгарга тиеш. Бүген күңел шуны көтә, бүген йөрәк шуңа ышана.
— Дөньялар тизрәк тынычлансын иде. Әтиләр – балалары, ирләр – хатыннары янына, балалар безнең яныбызга исән-сау әйләнеп кайтсын. Безгә шул гына кирәк. Мин анда барып, чикнең теге ягындагы тормышны үз күзләрем белән күреп кайткач, бала күңелендә ниләр кайнаганын бик яхшы аңлыйм. Алар “тегендә” булганда, безнең яшәү яшәү түгел инде. Каршы алу бик күңелле, кире озатасы бар… Бөтен урам белән каршы алдык Айназны, еламаган кеше калмады. Адәм башына килгән кайгы үтә, ил башына кайгы килмәсен икән, — дип уфтана Айрат абый АРСЛАНОВ.
Ике генә атнага кайткан солдатның һәр минуты санаулы. Кул биреп, дусларча саубуллашабыз. Озакка түгел дип ышанасы килә. Ул кайтырга вәгъдә бирде. Шушы урында кабат очрашырга сүз куештык. Тик ул чакта тиле яшьлек, матур кызлар турында сөйләшәчәкбез без!