Моннан төгәл тугыз ел элек Актаныш районы җирлекләрендә чүплекләрне бетереп, үзенә күрә бер «революция» кичергән идек. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында тутырылган чиләген күтәреп авыл чүплегенә йөгерергә ияләнгән халык чүплексез авылны кабул итә алмый да торды берара. Яңалыкны шактый авыр кабул итсәк тә, барыбер ияләштек. Хәер, ияләшкән кебек кыландык кына, ахры.
Чынлыкта исә «чүплек реформасы» белән килешмәүчеләр чүптән котылуның яңа формасына барыбер буйсынмаган булып чыкты. Бөтен районны колачлаган чүплекләрне күмәк төстә бетерүгә әллә ни күп вакыт та үтмәде — кайбер җирлекләрдә чүплекләр янә баш калкытты. Тик хәзер авыл чүплекләре яшерен тормыш рәвеше “алып бара”. Юкса, югарыга аларның сөрдереп күмелүе турында хәбәр ителгән, “чүплек реформасы” гөрләгән еллардагы фотолар да шуны “дәлилли”. Ә чынлыкта алар беркая да китмәгән, алай гына да түгел, кайбер җирлекләрдә чүплекләр “чәчәк атып” ята.
Шуларның берсе Түбән Яхшый белән Тәкмәк авыллары арасында урнашкан.
Масштабына караганда, быел гына барлыкка килмәгән ул. Хәер, Югары Яхшый җирлеге башлыгы Илнур ӘХӘТОВ моны үзе дә раслады.
— Мин килгәнче дә бар иде ул. Без бу чүплекне күмдерергә ниятләгән идек, техника таба алмау аркасында, эш тоткарланды. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, “Эконом” җәмгыяте ярдәме белән, чүплек урынын чистартып куярга сөйләштек, — диде ул.
Билгеле сәбәпләр аркасында, фотоларны җибәрүче кеше аноним калырга теләде. Ни өчен районның административ комиссиясе гади халыкка юк кына гаеп өчен дә беркетмә төзеп, җаваплылыкка тарта да, бөтен авылга җәйрәп яткан чүплеккә бер чара да күрми, дип сораган ул. Ә бит райондашыбызның сүзләрендә хаклык бар, җәмәгать. Моңа кадәр бер генә авыл башлыгына да ярамаган урында барлыкка килгән чүплек өчен административ комиссия тарафыннан беркетмә төзелмәгән. Димәк, районның административ комиссиясе гади халыкны җавапка тартырга гына сәләтле булып чыга?
Инде тугыз ел элек юкка чыгарылган чүплек урыннарын яшел үлән каплап китәрлек вакыт үткән, тик нигә һәм каян кабат барлыкка килә соң алар? Сорауны җирлек халкына гына түгел, җирлек башлыкларына да юллау урынлы. Актаныш районында авыллардагы чүпләрне җыю белән махсус оешма шөгыльләнә. Ай саен халык бу хезмәткә ярыйсы гына хак та түли. Тик нигә һаман чүплекләрнең тамырына балта чабылмый соң?
Беренче сәбәп: җирлекләрдә әле дә тиресне урнаштыру проблемасы тиешенчә хәл ителмәгән. Икенчесе: күләмле чүпне, сүтелгән, иске каралты-кураны “Гринта” оешмасының техникасына салып Актанышка озатып булмый – аның өчен өстәмә түләргә кирәк. Өченче сәбәп: халыкта, бер тапкыр чүпне якын-тирәгә түккәннән берни дә булмый, дигән ялгыш фикер яши.
Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы да чүплекнең киңәюенә әллә ни игътибар бирмәгән, бу нисбәттән халык белән сөйләшү эшләре тиешенчә алып барылмаган. Административ комиссиягә хәбәр итеп, эшне зурга җибәрәсе килмәгәндер, мөгаен, аның. Әмма проблеманы “күмеп кую” юлы белән генә хәл итеп булмый.
Бүген исә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссия Югары Яхшый җирлегендәге чүплекне контрольгә алачак, дип ышандырдылар безне хакимият йортында. Нәтиҗә булырмы? Анысын вакыт күрсәтер.