Актанышта яңгыр суы подъездга тулган

АКТАНЫШЧА «ЭКСКЛЮЗИВ»: Актаныш авылының Тынычлык урамындагы 8 йортта яшәүчеләр соңгы елларда җәйге көчле яңгырларны курку катыш борчылу белән көтә, чөнки яңгыр суы, подъезд эченә тулып, күпфатирлы йортта гомер кичерүчеләрнең тынычлыгын ала. 18 июльдә яуган яңгыр да алар өчен тулы бер афәткә әверелгән.

“Яңгыр суы тагын бер баскыч күтәрелгән булса, беренче каттагыларның фатирларына ук керәчәк иде”, — ди шушы йортта яшәүчеләрнең берсе.

Подъездга су керә башлагач, аптыраган халык башта — «Яран» торак милекчеләре ширкәтенә, аннан соң Актаныш районы башкарма комитетына шалтыраткан – көндезге сәгать унбердә, эш сәгате булуга карамастан, телефон трубкасын алучы булмаган. Урам юлларына сыеша алмаган яңгыр суы исә санаулы минутлар эчендә подъезга тулган…

  • Элек подъезд алларында бордюрлар бар иде – нинди көчле яңгырларда да су эчкә үтмәде. “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалларын, машина юлларын, тротуарларны яңартканнан соң башланды бу хәлләр.
  • укырга: https://t.me/aktanysh_media/1876
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Бәйрәмнең асылы нидә?
Актанышбашта — алтын туй

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!