Бүген иртәннән үк авылларның WhatsApp төркемнәренә, “Карга туе”на чакырып, хәбәрләр килә башлаган. Аккошлар илендә нинди карга туе ул? — хәбәрне укыгач, күңелгә килгән беренче сорау шушы булды.
“Аккошлар иле син, Актаныш!”, дип җырлап йөрдек-йөрдек тә, нәкъ менә Россия күләмендә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителгәч, “Карга туйга җыя” дип исемләнгән районкүләм тәүге ачык фестивальгә нигез салырга ният иткәнме Актанышым — ак илем?
Элек-электән мәхәббәт һәм тугрылык символын аккош гәүдәләндергәч, һич кенә дә гаилә елында карга туена нигез салынырга тиеш түгел кебек.
Билгеле, исеменнән үк «креативлык» чагылып торган “Карга туйга җыя» КАРГАFESTы (fest – инглиз сүзе, тәрҗемәсе–фестиваль – АМ) нигезләмәсендә чараның 1 май көнне үткәрелә торган традицион “Карга боткасы”на нигезләнгән булуына ишарә ясалган. Әмма, җәмәгать, туй үткәрү ботка ашау гына түгел инде ул. Аннан килеп, Актанышта гомер-гомергә районкүләм карга боткасы 1 май көнне үткәрелеп килде.
Тулысынча укырга: https://t.me/aktanysh_media/1685