Ришат ИДРИСОВ: «Юл судан «курка»

Татавтодор” җәмгыяте юлларны язга әзерли башлады. Беренче чиратта, җәмгыятьнең куәтле техникасы юл читләрен кардан арындырырга тотынды – язгы ташу сулары төшкәнче бу эшне төгәлләү шарт, чөнки “Татавтодор” җәмгыятенең Актаныш участогы җитәкчесе Ришат Идрисов билгеләп үткәнчә, асфальт юл судан “курка”. Быелгы кышта карның күплеген исәпкә алсак, көннәр ныклап җылытканчы юлларны, юл кырларын, күперләрне кардан арындындыру аеруча мөһим. Болай иткәндә, каты өслекне саклап калу мөмкинлеге арта.

Юл буйларын кардан арындыру белән беррәттән, “Татавтодор” җәмгыяте хезмәткәрләре чокыр ремонтын да дәвам итә. Пучы – Зөбәер арасындагы юлда бу эш узган атнада ук төгәлләнде. Бүгенге көндә исә өлешчә чокыр ремонты Актаныш – Мөслим юлының Байсар өлешендә башкарыла. Һава температурасы тотырыклы төстә +10 градусны күрсәтә башлагач, бу эш “кайнар асфальт” ысулы белән дәвам итәчәк.

“”Җиң сызганып ремонт эшләренә тотынганчы, юлларны киптереп бетерү зарур. Көндез юлдагы туң эреп, суга әверелсә дә, төнгә ул су асфальт ярыкларына “кача”. Шуңа күрә, тотырыклы һава температурасы урнашмый торып, тулы куәтле ремонт белән шөгыльләнү мөмкин түгел”, — дип аңлата Ришат Идрисов.

Гомумән, быел район эчендәге юлларны төзекләндерүдә төп басым Актаныш – Пучы юнәлешенә ясалачак. Төгәлрәк әйткәндә, Иске Кормаш тирәсендәге аварияле участокка ремонт башкарылачак. Бу хакта халык җыеннарының берсендә районның башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов та искәртеп үткән иде. Планга шулай ук Түке – Татар Суыксуы юлын ясау да кертелгән, әмма бу эшне М7 трассасындагы масштаблы юл төзелеше төгәлләнгәч башлау күздә тотыла.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
СЫЕРЧЫКЛАР КИЛГӘН — КҮРДЕГЕЗМЕ?
Биш көннән артык өйдә тормасаң, чүп өчен түләүне киметергә мөмкин

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!