Биш көннән артык өйдә тормасаң, чүп өчен түләүне киметергә мөмкин

Белгәнегезчә, 1 марттан Россия хөкүмәтенең чүп өчен түләүгә кагылышлы яңа карары үз көченә керде. Карар нигезендә, йортта яки фатирда яшәүче вакытлыча өендә булмаса, каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүне яңадан исәпләтү (перерасчет) хокукына ия. Ягъни кеше 5 көннән артык өендә булмаса (киткән һәм кайткан көннәр исәпләнми), ул төбәк операторы «Гринта» җәмгыятенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

Гаризаны җәмгыятьнең электрон сайтына кереп язарга мөмкин. Шулай ук сезнең гаризаны Актаныштагы «Энергосбыт» җәмгыятендә дә кабул итәләр.


МӨҺИМ: Гаризаны вакытлыча булмау чоры тәмамланганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.


Каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүне яңадан исәпләтү өчен гариза язу, йортта (фатирда) теркәлгән яшәүчеләр турында белешмә һәм биш көннән артык өйдә булмаганлыкны раслаучы документ кирәк булачак.

Кешенең вакытлыча өйдә булмавын дәлилләүче документдар исемлеге шактый озын. Мисал өчен, командировка таныклыгы күчермәсе яки хезмәт командировкасына җибәрү турында боерык яки хезмәт командировкасы турында белешмә;
стационар дәвалау учреждениесендә дәвалану турында белешмә;
шифаханә-курорт юлламасы, яки шунда дәвалану турында белешмә;
кулланучы исеменә рәсмиләштерелгән юл йөрү билетлары (әгәр кулланучы исеме аларны рәсмиләштерү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә мондый документларда күрсәтелгән очракта) яки аларның расланган күчермәләре;
кунакханәдә, тулай торакта яки башка вакытлыча тору урынында яшәү өчен счетлар яки аларның расланган күчермәләре һ.б.


МӨҺИМ: Карар фатирда даими яшәмәгән милекчене (собственник) чүп-чар чыгару өчен түләүдән азат итми.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Ришат ИДРИСОВ: «Юл судан «курка»
АТА-АНАЛАРГА ДА ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ӨЙРӘТӘ БАШЛАРГА КИРӘК

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!