Июль эссе булса, декабрь суык килә. Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көт. Салават күпере кызарып, төньяктан көньякка таба сузылса — хәвеф билгесе.
Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак.
Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
Әгәр июльдә билчән күп икән — суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.
Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән, яхшы һава торышына.
Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алсалар — яңгырга.
Каргалар күктә очып уйнасалар — хәвефкә ишарә.