Язның беренче көне белән, дуслар!

Кичә генә әле февраль иде,
Бүген давыл кырга кар ташый;
Март аеның нечкә билле җиле,
Сузлып ятып җиргә, кар ашый.                              (Һ.Такташ)

Бүген, 1 март көнне, кояшлы һәм җылы булса, яз шундый килер. Кар яуса, икмәк уңар. Җылы җил иссә – яңгырлы җәйгә. Җил төньяктан иссә, җәй салкын килер.

🌱Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.

🌱Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.

🌱Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.

🌱Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.

🌱Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.

🌱Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.

🌱Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә – яңгырлы җәй билгесе.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
В Актанышском районе прошла акция под названием «Рыбе — быть!»
Табиб-дерматовенеролог  Эльмира ГАРИФУЛЛИНА: “Папиллома вирусы 90 процент очракта кешедән кешегә җенси юл белән йога”

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!