Декабрь аена халык сынамышлары

Кышның беренче аена аяк бастык. Декабрь безне нинди һава торышы белән сөендерә, кыш нинди киләчәк? Яңа ел төне суык буламы, җылымы? Җаваплар — халык сынамышларында.
1 декабрь — әгәр кышның беренче көнендә кара карга күрсәгез, кыш җылы булыр.
2 декабрь — аяз һава кышның салкын килүе турында сөйли. Әгәр бу көнне кар төшсә, гыйнварга кадәр чатнама суыклар көтмәгез.
3 декабрь көнне кар яуса, 3 июньдә көчле яңгыр явар. Әгәр киресенчә булса, җәй иртә килер.
4 декабрь — күктә күп санлы болытлар күренсә, тиздән суытачак. Буран — җылы һәм карсыз кыш башлануы турында сөйли.
5 декабрь көнне көчле суык булса, димәк, тиздән, бураннар башланыр.
6 декабрь көнне кар төшсә, суыклар көтегез. Әгәр бу көнне җепшек икән, Яңа елга кадәр кыш җитмәс.
7 декабрь күктә йолдызлар аермачык янып торса, һава торышы кинәт үзгәрер. Әгәр бу көнне йолдызлар атылса, кышын кар әз явар, ә мартта көчле суыклар килер.
8 декабрь көнне морҗадан чыккан төтенгә игътибар итәләр. Әгәр ул өскә күтәрелсә, тиздән кар явар. Таралып китсә, җилле булыр.
9 декабрь — әгәр бу көнне болытлар җиргә салынып торса, тиздән суыклар җитәр.
10 декабрь көнне эт һәм песиләр үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотса, каты суык һәм буран көтегез.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Яңа ел белән, дуслар!
СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Ноябрьнең беренче атнасында ничек ял итәбез?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!