ХАЛКЫҢ СУГА СУСАУМЫ ӘЛЛӘ, АВЫЛ?

Гомумән, җәйге чорга аяк баскач, сусызлык проблемасы шактый җирлекләрдә кабат актуальләште. Чалманарат җирлегенең күршесендә генә урнашкан Такталачыкта яшәүчеләр дә бу көннәрдә су булмаудан зарлана. Өстәвенә, атна-ун көн элек башлыксыз калган җирлек халкы бу мәсьәлә буенча кайда, кемгә мөрәҗәгать итәргә белми аптырый.

Такталачыклылар арасында су насосын сатып алыр өчен халыктан акча җыярга кирәк, дигән тәкъдимнәр дә таралган. Авыл халкы бу тәкъдимгә, билгеле, каршы чыга.

“Коммунсервис” муниципаль-унитар җәмгыяте җаваплылыгындагы су белән кулланган өчен ай саен түләү килеп тора – вакытында түләп барабыз. Ни өчен су насосын җәмгыять түгел, ә тагын шул гади халык сатып алырга тиеш, дип гаҗәпләнә алар. Мисал итеп Такталачык халкы авыллардан каты көнкүреш калдыкларын җыючы “Гринта” җәгыятен китерә: чүп җыя торган машина ватылгач, аңа кирәкле запас часть өчен акчаны халыктан җыймыйлар ич – үзләре төзәтә.

МУП “Коммунсервис” су өчен җаваплы оешма итеп билгеләнгән икән, проблеманы да алар хәл итсен,- ди халык.

МУП “Коммунсервис” җитәкчесе Риназ ШӘРИПОВ җирлектә барлыкка килгән өлешчә сусызлык проблемасын хәл итү юнәлешендә эш бара, дип хәбәр итте.

-Авылда су бар, югарырак точкаларга су барып җитә алмый, шуңа күрә насос куярга кирәк. Кичә бер насос куеп караган идек – аның куәте кечкенәрәк булып чыкты. Бүген-иртәгә насос кайтып җитәчәк һәм тиз арада Такталачыкта насос куелачак, — диде ул.

Шуңа күрә, хөрмәтле Такталачык халкы, су насосы өчен сез акча җыярга тиеш түгел һәм аны МУП “Коммунсервис” җәмгыяте сездән таләп тә итми. Проблемагыз шушы көннәрдә хәл ителәчәк.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Сабантуйлар җитә, сабантуйлар!Чаң сугыгыз — авыл уянсын!
Актаныш районындагы сукбай этләрне нинди язмыш көтә?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!