Беренче мәктәп директоры Альберт МАНСУРОВ: “Балага кыйммәтле телефон алырга акча бар, мәктәп формасына — юк»

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Август ае мәктәп яшендәге бала-чагасы булган ата-аналар өчен чыгымнарга бай: уку әсбапларын яңартасы, өс-башны карыйсы, мәктәп формасы аласы бар. Соңгысы аеруча актуаль: нинди мәктәп формасы аласы да, ел әйләнәсе балага аны ничек кигезәсе? Чөнки бала-чага белем бирү учреждениесе стандартына туры китерелеп алган мәктәп формасын кияргә атлыгып тормый. Моның төп сәбәбе: берәүләр дәрескә, ата-ана мәҗбүриләп кигергән мәктәп формасыннан килергә мәҗбүр булганда, икенчеләре, ни мәктәп, ни ата-ана сүзен санга сукмый, ирекле киемдә, гади телдә әйтсәк, “модный киенеп” йөри. Менә шуннан ата-анада гына түгел, беренче чиратта баланың үзендә сорау туа: «ни өчен мин генә формадан йөрергә тиеш?»

Хәзер замана да, балалар да, таләпләр дә башка. Бердәм мәктәп формасы итеп киярлек матур костюмнар күп, тик аларны укучыга көндәлек форма итеп кигезү авыр – замана балалары ирекле, гадәти булмаган кием стилен үз итә. Актанышның беренче санлы мәктәбе җитәкчелеге быел ата-аналарга бердәм мәктәп формасы булдыру буенча янә үз тәкъдимен керткән һәм янә ата-аналарның ризасызлыгы белән очрашкан.

Беренче мәктәп директоры Альберт МАНСУРОВ: “Балага кыйммәтле телефон алырга акча бар, мәктәп формасына - юк"

Юк, ата-аналар балаларына бердәм мәктәп формасы алырга каршы түгел. Сәбәп башкада: без алабыз инде аны, әмма мәктәп җитәкчелеге балаларның көн саен шушы формадан йөрүен контрольдә тотмый, башта гына таләп итә дә, аннан соң күпчелек укучы ирекле стильгә күчеп бетә. Бәясе меңнәр белән исәпләнгән өр-яңа кием шифоньерда эленеп кала – икенче елга ул тагын ярамый, ди алар. Ягъни ата-аналар бердәм мәктәп формасы очрагында җаваплылыкны тулысынча белем бирү учреждениесенә кайтарып калдыра. Ләкин бит бала ата-ананыкы һәм ул һәр иртәдә мәктәпкә ата-ана яныннан чыгып китә. Таләпне беренче чиратта ата-аналар үзләре куярга тиештер, мәктәп исә, үз чиратында, баланың уку формасыннан йөрүен ныклы контрольдә тотарга тиеш. Сентябрь башында гына түгел, ә ел әйләнәсе.

Инде Актанышның беренче санлы мәктәбе тәкъдим иткән формага тукталыйк. Анда әллә ни яңалык та юк кебек. Мәктәп җитәкчелеге уку елы барышында егетләрне — соңгы елларда гадәти мәктәп формасына әверелгән куе зәңгәр төстәге костюмнан, кызларны шул ук төстәге пиджак (җилет) белән итәктән йөртергә тәкъдим итә. Һәм, әлбәттә, мәктәп формасының аерылгысыз өлеше — ак күлмәк (рубашка).

Беренче мәктәп директоры Альберт МАНСУРОВ: “Балага кыйммәтле телефон алырга акча бар, мәктәп формасына - юк"

Ата-аналарның бердәм мәктәп формасына карата ризасызлыгы хакында без Актанышның беренче санлы мәктәбе директоры Альберт МАНСУРОВ белән дә фикерләштек. Җитәкче бердәм мәктәп формасына күчүнең ни өчен кирәклеген аңлатты.

— Федераль канун буенча һәр мәктәп укучылар өчен үзенең бердәм формасын кертә ала. Без бер төстәге, ягъни куе зәңгәр төстәге уку формасы һәм логотип турында сүз алып барабыз. Ниндидер кыйммәтле, махсус безнең мәктәп өчен тектерелгән форманы таләп итеп куймыйбыз. Бүген безнең максат: мәктәп укучыларын мәктәп формасыннан йөртү. Мәктәп кенә түгел, ата-аналар да үз баласының мәктәпкә формадан йөрүен таләп итәргә тиеш. Мәктәп формасы алдым да, эшем бетте, дигән фикер белән килешә алмыйм. Шуны дөрес аңларга кирәк: мәктәп – ул белем бирү учреждениесе, монда кыска итәк киеп, кендек күрсәтеп йөрү рөхсәт ителми. Кайвакыт мәктәпкә укырга килгән кыз бала яныннан, гафу итегез, кыенсынып үтеп китәм: кыска кофта, чалбар кигән, кендеге күренеп тора. Кисәтү ясамый чараң юк. Кызлар мәктәпкә итәктән йөрергә тиеш – кызларга костюм дигәндә дә без нәкъ менә итәкле формага тукталдык.

— Матди яклары авыр, шулай ук әни тәрбиясендә генә булган гаиләләр дә бар. Аларның һәр уку елына өр-яңа мәктәп формасы алырга мөмкинлекләре дә булмаска мөмкин…

-Мәктәп узган елда да форма төсен куе зәңгәр итеп куйган иде. Әгәр узган ел укучыга куе зәңгәр төстәге форма алынган икән, ул бит аны быел да кия ала. Иң мөһиме – кисен! Гаиләнең матди мөмкинлеген исәпкә алмый мөмкин түгел. Кемдер уналты мең хезмәт хакына яши, кемдер егерме меңгә. Еш кына ата-аналар костюм алырга акча юк дип зарлана. Ел әйләнәсе кия торган бер костюмга акча юк, ә балага соңгы модель кыйммәтле телефон алырга акча бар. Ул телефоннар ун меңлек кенә түгел бит. Костюм алудан проблема ясаган ата-аналардан шуны сорап карагыз әле.

-Директор буларак, сезнең фикер: бер елда гына бердәм мәктәп формасына күчеп бетеп буламы?

-Авыррак әлбәттә, әмма ата-аналар белән аңлашып эшләгәндә, мәктәпкә укучыларны бердәм формадан йөртүгә ирешеп була дип исәплим. Ә ата-ана каршы булса, билгеле, моңа ирешү озакккарак сузылачак. Безнең мәктәпкә бердәм мәктәп формасы кертү август яңалыгы түгел. Март аенда бу хакта ата-аналар комитеты вәкилләре белән сөйләшүләр булды. Без, мәктәп җитәкчелеге, үзебездән шушы тәкъдимне керттек. Мәктәпнең тәртибе — уку формасыннан,баланың тәрбиясе гаиләдән башлана. Менә шуны балалар да, ата-аналар да аңласын иде, — дигән фикерләрен җиткерде Альберт МАНСУРОВ.

Чыннан да, соңгы елларда белем бирү учреждениеләренә бердәм мәктәп формасын кайтару бара. Актаныш районы мәктәпләрендә дә бу юнәлешкә игътибар бирелә. Мисал өчен, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиягә нигез салынганнан бирле, биредә белем алучылар бердәм мәктәп формасы кия. Актанышның икенче санлы мәктәбе дә бүгенге көндә куе зәңгәр мәктәп формасына өстенлек бирә. Әмма мәктәп директоры Илназ ШАРИПОВ ассызыклавынча, бердәм мәктәп формасына артык басым ясалмый. Башлангыч класс укучылары исә бердәм форма кия. Ә менә район җирлекләрендә урнашкан мәктәпләр тарихта калган ак алъяпкычлы мәктәп формаларын кире кайтара. Пучы, Татар Суыксуы, Уразай мәктәпләрендә бердәм форма рәвеше менә шундый, егетләр исә кара яисә куе зәңгәр төстәге костюм кия.


«Бәйрәм көннәрендә кызлар ак алъяпкыч бәйләсә, гадәти көннәрдә мәктәпкә кара алъяпкыч белән киләләр», — диде Татар Суыксуы мәктәбе директоры Фидан ГАЗИЗОВ.

Ни генә дисәк тә, бердәм мәктәп формасы укучыларга җитдилек өсти. Аның уңай яклары да шактый: баланы тәртипкә (дисциплинага) өйрәтә, форма бертөрле булганда, укучыларда бер-берсенең киеменә карата көнләшү хисе булмый, һәркөн иртән мәктәпкә нәрсә киеп барыйм дип борчыласы юк һәм, иң мөһиме, бердәм мәктәп формасы коллективта бердәмлек хисе формалаштыра. Яңа уку елы башланганчы мәктәп җитәкчелеге, укучылар һәм аларның ата-аналары әлеге мәсьәләдә алтын уртаклыкны табар дигән өметтә калабыз.

Безнең сораштыруда катнашып, бердәм мәктәп формасына карата фикерләрегезне калдырырга онытмагыз, дуслар! Нәтиҗәне бергәләп ясарбыз.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Бәрхет чәчәк — дәва ул

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!