Хәерле сәгатьтә!

Бу арада күзгә йокы керми. Уйландыра… Уйлар шактый җыелган… Уйланып ята торгач, сәгать уклары төнге уникене тутырып, иртәнгә таба авышкан була. Еллар дәвамында тупланып, күңел тынычлыгын качырган, бихисап сорауларга уралган хыял-максатларны тормышка ашыру вакыты җиткәндә йокысызлык та табигый хәлгә әверелә, күрәсең.
Вак адымнар, әмма ныклы адымнар белән алга таба атлавыбызны дәвам итәбез… Районыбызда дөнья күргән “Актаныш медиа” газетасын күпләрегез хәтерлидер. Аның берничә саны 10 мең тираж белән чыгарылып, халыкка бушка таратылды. Бу сезне әлеге яңалык белән таныштыру, районда яңа басма матбугат барлыкка килүгә карашыгызны, фикерегезне белергә теләү нисбәтеннән шулай эшләнде. “Ай-һай, булдыра алырлармы икән?” дип дип шикләнеп караучылар булса да, шунысы сөенечле — күпләрегез газетабызны яратып кабул итте, “һәр яңа санын зур кызыксыну белән көтәбез, бер хәрефен дә калдырмый укыйбыз”, диючеләр бик күп булды. Халык ышанычы, халык хөрмәте – хезмәтебезгә иң зур бәя ул.
Ә һәр сан рухи көч, сабырлык, түземлелек таләп итә. Һәр яңа сан артында бихисап хезмәт, шул хезмәткә бәйле йокысыз төннәр, үҗәтлек ята. Һәр яңа эшнең, яңа башлангычның җиңел яклары булган кебек, авырлыгы да юк түгел. Ул авырлык дигәнең, гадәттә, финанс ягына барып тоташа…
Күпмедер вакыттан соң газетабызның тиражын 8 меңгә калдырып, аны сату юлы белән таратырга уйладык. Монда инде үз кибетләре, сату нокталары булган шәхси эшмәкәрләр безгә ярдәм кулы сузды – рәхмәт аларга!
Шулай ук почта аша вакытлы матбугатка язылу кампаниясендә дә үзебезне сынап карарга булдык. Чөнки без яңалык яклы. Язылучыларыбыз шактый тупланды. Ләкин газетаның финанс чыгымнарын каплар дәрәҗәдә була алмады, өметләрне акламады…
Күргәнегезчә, дөнья көнләп кенә түгел, сәгатьләп диярлек үзгәрә.
Аның үзгәреше вакытлы матбугатка язылу кампаниясендә аеруча сизелә. Ә язылу чорында шәхси газеталарга болай да авыргарак туры килә. Чөнки республикабызда бюджет газеталарын әле һаман мәҗбүриләп яздыру “законы” яшәп килә. Гәрчә ул законга туры килмәсә дә. Мондый “мәҗбүриләү” таягының юан башы, гадәттә, укытучылар һәм тәрбиячеләргә төшә. Авыллардагы почта бүлекчәләре җитәкчеләре белән сөйләшергә туры килде. Кайберләре райондагы “мәҗбүри” дигән вәзгыять барлыгын һәм әле дә дәвам итүен яшермәде. Тик мондый юл белән генә халык хөрмәтен, халык мәхәббәтен, ышанычын яулау, ай-һай, мөмкинме икән ул! Югары канәфиләрдә утыручы түрәләр басымы аркасында гына тираж җыю – суга бата башлаганда салам бөртегенә ябышу кебек тоела. Көлке дә, шул ук вакытта кызганыч та…
Бер елгага ике тапкыр кермиләр, ди татар. Ә без чумып карарга булдык менә. Урау юллар, меңәрләгән уйлар, икеләнүләр аша килдек без бу фикергә. “Кирәкле эшкә алынаммы? Халкым өчен файдалы булырмы? Әгәр барып чыкмаса? Укучыларыма ошамаса? Ялгыш адымга басмыйммы? Юкны бушка аударып йөрү кебек кенә күренмәсме?” Мондый бетмәс-төкәнмәс сораулар, курку, шик-шөбһә планнарымны чынга ашырырга комачаулап, озак вакыт итәк чабуымнан тарта килде. Бигрәк тә ялган белән күзгә-күз очрашып, үз сүзендә тора белмәгән адәми затлар моңа кадәр күңелеңдә кадерләп йөрткән өметләреңне җимереп, хыял канатларыңны сындырып, ботарлап ыргыткан булсалар, үз-үзеңә кабат максат кую гаять зур егәр, үҗәтлек таләп итә икән ул…
Әмма никадәр күбрәк тәҗрибә – шулкадәр мөмкинлекләр барлыкка килә, каршыңда торган олы йозаклы ишекләргә дә ачкыч табыла, киртәләрне җимерерлек көч, ышаныч арта йөрәк-бәгырьдә. Ә ышаныч кирәк, бик кирәк нәрсә. Адәм баласының иңнәренә канат куярга сәләтле бер тылсым бит ул ышаныч дигәнең.
Кадерле укучыбыз! Без исә уйлаштык та, үзебезнең электрон газетыбызны булдырырга дигән фикергә килдек. Бу – халыкка тагын да ныграк якынаюның бер юлы. Иң сөендергәне – кызыклы язмаларны, файдалы мәгълүматларны, кайнар яңалыкларны бушка уку мөмкинлеге. Ә биредә яратып, тәмләп укырдай язмалар күп булачак! Әйдә, рәхәтләнеп сөйләшик, серләшик, аралашыйк әле! Нинди шатлык-сөенечләрең бар? Ниләр борчый сине? Бәгырь кылларыңны авырттырып чиртеп, җаныңны талкучы сагышларың бардыр бәлки? Тормыштан, яшәештән канәгатьме син? Әллә инде бетмәс-төкәнмәс проблемалар эчтән генә бәгырькәеңне кимерәме? Сүзләреңә, җан авазыңа колак салучылар бармы? Сорауларың бер җавапсыз һавада эленеп калып, буш вәгъдәләр белән алдап йөртмиләрме сине? Кыерсытмыйлармы үзеңне? Хокукларың бозылмыймы? Райондагы тормыш-көнкүрештән, җитәкчелек эшеннән разыймы син? Әллә инде килешмәгән вакытларың да буламы? Сөйләшик әле, фикерләшик, әйдә. Бушат күңелеңне. Әлеге газета нәкъ синең өчен, синең белән аралашыр, шатлык-сөенечләреңне уртаклашыр, зарларыңны, проблемаларыңны уртага салып сөйләшер, хәл итү юлын эзләр өчен оешты. Мөһим сорауларны үз эченә алган бер генә хатыгыз да, соравыгыз, моң-зарыгыз да җавапсыз калмаячак. Ә вәгъдә – иман, диләр. Газетабыз битләрендә шулай ук төрле гыйбрәтле язмалар, тормышчан хикәяләр, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр, файдалы киңәшләр, матур фотолар урын алачак. Авыл тормышына, авыл халкы яшәешенә зур игътибар биреләчәк. Хокук буенча сорауларыгыз булса, югары квалификацияле юрист сезгә ярдәм кулы сузарга әзер. Арагызда каләм сөючеләр, иҗат дигән үтә дә кызыклы, серле дөнья белән бер дулкында тибрәлүчеләр бардыр. Языгыз безгә! Үз мисалымда беләм: иҗат җимешеңне газета битләрендә күрүнең рәхәтлеген сүзләр белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел ул. Бигрәк тә яшьләрнең, мәктәп укучыларының, балаларның күңел дөньясы кызыксындыра безне. Ниләр уйлый алар? Киләчәккә планнары нинди? Нинди хыяллар, уй-максатлар белән яналар икән? Бәлки өлкән апа — абыйларыңа җиткерәсе килгән фикерләре, киңәшләре бардыр?
Языгыз безгә, шалтыратыгыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Сездән хатлар, язмалар, фикерләр көтәбез.

Ихтирам белән, баш мөхәррир Ирина ЗАҺРЕТДИНОВА.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Результатов не найдено.
Сыерның ашказаны тыгылса нишләргә?
Минниханов Рустам Нургалиевич

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!