19 май – Пионерия көне. Кайчандыр пионерлар сафына басып, кызыл галстук тагып йөрүләре белән горурланганнар өчен 19 май бүген дә бәйрәм көн булып кала. Пионерия бетерелүгә 30 елдан артык вакыт үтсә дә, ул биргән тәрбия, аның матур хатирәсе, кызыл галстук, барабан һәм быргы тавышлары, пионер җырлары әле дә ул буын кешеләренең хәтерендә саклана.
Ялкынлан, учак, дөрлә югары,
Без – пионерлар, эшче уллары.
Киләчәк чорлар чакыра безне,
“Һәрвакыт әзер!” пионер сүзе.
Советлар Союзы чорында октябрят, пионер, комсомол оешмалары эшләп килде. Күңелле чаклар…
Кемнәр пионер булды? Шул чакларны сагынасызмы соң?