БӘХӘСЛЕ ТЕМА: Бәрәңгене агулап утыртасымы, юкмы?

Бәрәңгене агулап утыртыргамы, юкмы дигән бәхәс выл халкы арасында еллар буе бара. Берәүләр, утыртканда ук агуласаң, организмга зыяны күбрәк була, диләр. Икенчеләре, киресенчә, зыяны азрак дип исәпли.

Бәрәңгене утыртканда ук агулаган очракта, орлык кына агулы була. Ә сабакларны агулаганда, сәламәтлеккә зыяны күбрәк, чөнки бәрәңге төп туклану чыганагын яфрагыннан ала.

Утыртканда ук агуласаң, бәрәңгегә 45 көн буе коңгыз якын да килми. Сабакка менүгә егылып үлә ул. Шушы вакыт узганнан соң, бәрәңге инде ныгыган була, аннары аны агуламасаң да ярый, кортка бирешеп тормый ул.

Бу нисбәттән һәр бакчачының үз фикере. Бер елны — агулап, икенче елны агуламый гына утыртучылар да бар.

Колорадо коңгызын еллар дәвамында бетерә алмаган кебек, бу бәхәскә дә ноктаны куеп булмас, мөгаен. Шулай да, алдагы сораштыруда үз фикерегезне калдырыгыз әле, дуслар!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ПУЧЫ ҖИРЛЕГЕНДӘ БЫЕЛ САБАН ТУЕ БУЛЫРМЫ?
Сиенчек утыртабызмы?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!