Суган алу өчен иң яхшы вакыт – 20 июльдән 1 августка кадәр дип санала.
Кайберәүләр, суганның кыяклары яшел вакытта алсаң, аны саклап булмый, чөнки чери дип исәпли. Суганның черүе кыягына карамый, ул кара көзгә кадәр дә яшел булып калырга мөмкин. Иң мөһиме – суган тамыр җибәрмәсен, ак тамырлары барлыкка килә икән, ул начар саклана, черергә мөмкин икән.
Көздән суган утыртасы җиргә көл, елга комы, акшар сибәргә киңәш ителә.