1 август көнне яңгыр яуса, көз елак, коры булса — көз дә шундый килә.
2 август — бу көнне коры булса, алты атна буе шундый һава торышы сакланыр. Әгәр яңгыр яуса, алты атна тоташ яңгыр явар.
3 августта көне буе яшенле яңгыр яуса, боз да көтегез.
4 августта кичке томан җир өстенә җәелсә, эссе көннәр киләчәк.
5 августта күктә каурыйсыман болытлар күренсә, көннәр суыта.
6 августта күке түбәннән очса — яңгырга.
7 август иртәсе суык булса, кыш та шундый булыр.
8 августта имән чикләвеге күп икән, ел уңышлы булыр.
9 августта тирес коңгызы кичен җиргә якын оча икән, көннәр матур торыр.
10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт.